Хокукый белемнәр дәресе

2025 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

Көн саен, сатып алулар ясаганда, теге яки бу хезмәтләр алганда – без барыбыз да кулланучылар булып торабыз. Цифрлы технологияләр үсеше яктысында сатуның дистанцион методлары торган саен популярлаша бара, шуңа күрә товарның сыйфатын, аның рекламада яки җитештерүче сайтында белдерелгәнгә туры килүен һәрвакытта да урында тикшереп булмый. Һәм моның белән иртәгә үк бүгенге мәктәп укучыларына очрашырга туры киләчәк.

2025 елның 11 декабрендә Саба районы Евлаштау урта мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре укучылар өчен дәрес үткәрде.

Гражданнарның хокукый хәбәрдар булуы-җитештерүченең үз өстенә алган йөкләмәләрен үтәвен контрольдә тотуның төп механизмы. 

 Чара барышында мәктәп укучылары белән кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның һәм «коррупциягә каршы тору турында»гы Федераль законның кайбер нормаларын карадылар. Укучыларга кулланучылар хокукларын яклау буенча ел саен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе үткәрә торган олимпиада турында искә төшерделәр һәм киләсе уку елында анда актив катнашырга киңәш иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International