Спортинг- компакт ярышлары буенча Татарстан Республикасының Кышкы Кубогы

2025 елның 9 декабре, сишәмбе

2025 нче елның 7 нче декабрь көнендә “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә спортинг-компакт  буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбеннән, Казан,  Алабуга шәһәрләреннән, Удмуртия, Мари Иле һәм Чувашия республикаларыннан килгән спортчылар көч сынашты.

Ярыш барлыгы 3 категориядә үтте:

“А” категориясе – “КМС” һәм аннан югарырак категорияләре булган  спортчылар;

“В” категориясе – разрядлы спортчылар;

“С” категориясе – разрядлары булмаган спортчылар;

  Ярыш нәтиҗәләре:

“А” категориясендә:   

1 урын – Емешев Дмитрий (Казан шәһәре)

2 урын – Абдуллин Сәрим (“Сабантуй” спорт мәктәбе)

3 урын – Басиров Алмаз (Казан шәһәре)

 “В” категориясендә:

1 урын – Мясников Сергей (Можга шәһәре)

2 урын – Щукин Евгений (Ижевск шәһәре)

3 урын – Рысов Владислав (Ижевск шәһәре)

 “С” категориясендә:

1 урын – Исаев Әмир (“Сабантуй” спорт мәктәбе)

2 урын – Котилевский Алексей (Казан шәһәре)

3 урын – Каримов Эмиль (“Сабантуй” спорт мәктәбе)

Җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар грамота, медаль һәм кубоклар белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләрне уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз.

Тэги: ОДМС
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International