Волонтер көне

2025 елның 5 декабре, җомга

5 декабрьдә Волонтер көне билгеләп үтелә. Арташ авыл җирлеге волонтерлары көн саен, көчләрен кызганмыйча, безнең солдатларга ярдәм итәләр. Бу атнада фронтка җибәрер өчен чәкчәк ясадылар.

Сезне чын күңелемнән Халыкара волонтерлар көне белән котлыйм! Сезнең йөрәгегез сизгерлек һәм мәхәббәт белән тулган. Сез – безнең горурлыгыбыз, сез – дөньяны уңайлырак һәм җылырак итү үрнәге. Соңгы елларда безнең җирлегебездә да волонтерлар хәрәкәте үсте һәм ныгыды. Бүгенге вәзгыяттә Сезнең ярдәм аеруча зур. Җирлегебез тормышында һәм бүгенге көндә Махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезгә һәрдаим ярдәм оештырганыгыз өчен, барлык кылган игелекләрегез өчен ихлас күңелдән олы рәхмәтемне белдерәм.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International