Сатыш авылындагы балалар мәйданчыкларында йомычкадан өслек җәелде. Җәмәгать урыннарын төзекләндерү һәм халыкның яшәү шартларын яхшырту программасын гамәлгә ашыру кысаларында Сатыш авылының барлык балалар мәйданчыкларында да йомшак агач йомычкалары ясалды. Табигый агач йомычкасын куллану төрле яшьтәге балаларның актив ялы өчен куркынычсыз шартлар тудырырга мөмкинлек бирде. Капламаның йомшак булуы бала егылганда имгәнүләр һәм җәрәхәтләр алу ихтималын шактый киметәчәк, өстәмә уңайлылык һәм яклау тәэмин итәчәк.