«Туган җиргә кайтты кайтмаганнар «Хәтер китабы»на төренеп»

2025 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе

25 ноябрь көнне Туктар авыл клубында Арташ авыл җирлегенең иҗат коллективлары һәм үзешчән башкаручыларның «Туган җиргә кайтты кайтмаганнар «Хәтер китабы» на төренеп» фестивале кысаларында отчет концерты булды . Концерт прологтан башланды, анда сугыш башлануы, солдатларны сугышка озату күрсәтелде.

Концерт барышында сугыш еллары җырлары, халкыбыз батырлыгына багышланган җырлар , шигырьләр һәм биюләр яңгырады, алар театральләштерелгән куелыш белән үрелеп барды.

 Концерт презентация, СВО катнашучыларының фотолары һәм видеоматериаллар белән үрелеп барды.. Зал, аягүрә басып, көчле алкышлар белән Җиңү гимнын җырлый иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International