17 ноябрь көнне Эзмә ФАП мөдире Садриева Зөһрә Рәмзил кызы 8-11 сыйныф укучылары белән очрашу үткәрде. Очрашуда укучыларга дөрес гигиена, табибларда профилактик алымнар, җенси өлгерү чорында хатын-кыз организмындагы үзгәрешләр (аларга ничек әзерләнергә һәм психологик яктан-дөрес яшәргә) турында сөйләделәр. Кызлар фельдшерга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, аныкладылар, тема белән бәйле проблемалары белән уртаклаштылар.