Өстәл теннисы буенча традицион "Якшәмбе лигасы" 16 ноябрьдә "Саба-Арена"да узды. Икенче лигада 12 команда-дуэт һәм югары лигада 9 команда-дуэт ракеткаларны кисештеләр. Топ лигага "Шемордан" дуэты Инсаф Шакиров һәм Руслан Кәримуллин чыкты. Бу лигада "К3" дуэты Газиз Дәүлиев һәм Булат Маметов пьедесталның өченче юлына күтәрелде. Икенче урынга "Саида" дуэты Камил Вилданов һәм Динара Исмәгыйлова менде. Әлфис Вәлиуллин-Илсаф Латыйпов "Трейд-металл" дуэты турнир блицлары җиңүчесе булды.