Муниципаль хезмәткәрләрнең бильярд буенча спартакиадасы

2025 елның 12 ноябре, чәршәмбе

Байлар Сабасында 7 һәм 8 ноябрь көннәрендә муниципаль хезмәткәрләрнең бильярд буенча спартакиадасы булып узды. Ярышларда Татарстан Республикасы муниципаль районнары вәкилләре катнашты 2 төркем нәтиҗәләре:

1 урын - Миңнеханов Рәис (Саба районы)

2 урын - Самигуллин Ришат (Мамадыш районы)

3 урын- Вәлиев Фәндәс (Сарман районы)

Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановны лаеклы беренче урын алуы белән котлыйбыз! Сезгә киләчәктә дә спортта уңышлар, яңа казанышлар һәм якты җиңүләр телибез!

3 төркем нәтиҗәләре:

1 урын-Рахматуллин Альберт (Кайбыч районы)

2 урын-Хузин Альберт (Мөслим районы)

3 урын-Шеронов Михаил (Спас районы)

Барлык җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз Алга таба да уңышлар телибез

Тэги: ОДМС
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International