Әлмәт шәһәреннән уңыш. 5 ноябрь көнне "Саба-Арена" спорт мәктәбенен өстәл теннисы бүлеге егетләре Әлмәт шәһәренең ачык беренчелегендә катнашты. 2014 елда туган һәм аннан да кечерәк кызлар арасында Иделия Сафина уңышка иреште. Ул Диана Токранованы алга җибәреп, пьедесталның өченче юлына менде. Җиңүче булып Баулы кызы Камилла Сөләйманова табылды.