"Саба воланы" бадминтон буенча Бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары

2025 елның 7 ноябре, җомга

28 октябрьдән 30 октябрьгә кадәр Саба Аренада 5 яшь категориясендә: 11, 13, 15, 17 һәм 19 яшькә кадәр "Саба воланы" бадминтон буенча Бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары узды.

11 яшькә кадәр ир-атлар арасында Сафин Зиннәтулла 3нче урынны алды
13 яшькә кадәр:
Хатын-кызлар парлы разрядында 3нче урынны Хәбибуллина Наргизә, ә 1нче урынны Сафина Элина иптәше белән алды.
Шулай ук бу яшьтә ир-атлар арасында ялгыз разрядта 1нче урынны Идрисов Нияз һәм 2нче урынны Сафиуллин Рөстәм алды.
Катнаш парлы разрядта 1нче урынны Идрисов Нияз һәм Сафина Элина алды
3нче урынны Рәхимов Адель иптәше белән ала. Шулай ук бу яшьтә ир-атлар парында Идрисов Нияз һәм Рәхимов Адель 1нче урынны алдылар.

15 яшькә кадәр:
Рәсүл Галимуллин ир-атлар парлы разрядында 1нче урын , катнаш парлы разрядта 1нче урын һәм ир-атларның ялгыз разрядында 2нче урын.

17 яшькә кадәр:
Зәйнеев Айназ 1нче катнаш парда.

19 яшькә кадәр:
Зәйнеев Айназ 3нче ир-атлар парасы һәм ялгыз разрядта 3нче урын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International