«Мәдәниятләр марафоны» акциясе

2025 елның 1 ноябре, шимбә

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Алдынгылар хәрәкәте белән берлектә Россиянең күпмилләтле халкының традицион рухи-әхлакый кыйммәтләре белән таныштык.

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы «Шәмәрдән лицее «Үсеш» укучылары һәм «Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Мәдәниятләр марафоны» акциясе кысаларында күптән көтелгән квест булды!

Балалар Россиянең күпмилләтле халкының рухи-әхлакый мәдәнияты,  иксез-чиксез ватаныбызның төрле төбәкләре традицияләре турында бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат белделәр.

Чара кызыклы һәм күңелле үтте, катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәбез! Без бик күп уңай хис-кичерешләр һәм яхшы тәэсирләр алдык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International