«Саба-Арена» спорт комплексында Өстәл теннисы буенча лига 19 октябрьдә, Әтисе җитәкчелегендә өстәл теннисы белән шөгыльләнүче Мөсәвәровлар - Илшат әтисе, Иляр улы һәм Илсинә кызы, гаиләсе котлау белән башланып китте. Өстәл теннисы бүлеге Габделхаковлар дуэты, Ринат әтисе һәм улы Тимерхан белән горурлана ала. Алар һәр якшәмбе саен 300 чакрым юл үтеп, Балык Бистәсеннән Сабага киләләр һәм ярышалар. Бу безнең Сабалылар!!! Ә дуэтлар 2 лигага бүленде: Югары лигада 8 команда-дуэтлар һәм 1 лигада 18 дуэт катнашты. Беренче лигада пьедесталның өченче юлына «Батерфляй» дуэты Самирэ Әһлиуллина белән Иделия Сафина күтәрелде. Икенче баскычка «Тимершик» дуэты Дамир Билалов и Алсу Нигматзянова күтәрелде. "Югары лигага" юлламаның җиңүчесе һәм иясе "Шемордан" дуэты Рамазан Әхүдиев- Адриан Елесеев булды. Анда 8 команда катнашты: элеккечә эссе иде. Анда беркайчан да, беркем дә суынмый. "Саба" өстәл теннисы клубы житэкчесе Исмаилов Хайем Фарходович үзенең укучысы Раян Йосыпов белән пьедесталның өченче баскычына күтәрелделәр. Икенчесенә Илсаф Латыйпов белән Әлфис Вәлиуллин «Тибхар» дуэты күтәрелде. Җиңүне ВОКЗ (Идел-Кама тәрәзә заводы) перспективалы дуэты Тимерхан Габделхаков һәм Камил Вилданов бәйрәм итте.