XXII нче «Сәламәтлек» авыл спартакиадасы кысаларында авыл районнары арасында шашка һәм шахмат буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты

2025 елның 20 октябре, дүшәмбе

Биектау районында спорт көрәшенең чираттагы этабы — авыл районнары арасында шашка һәм шахмат буенча Татарстан Республикасы чемпионаты зур уңыш белән тәмамланды. 

Ярыш XXII нче «Сәламәтлек» спартакиадасы кысаларында узды.

Шахмат турнирында безнең район командасы-көмеш, лидерлар арасында Кукмара, ә бронза Зәйгә эләкте.

Биектау районы шашка буенча җиңү яулады. Икенче урында — Зеленодольск, өченче урында-Аксубай.

Югары дәрәҗәдәге профессионализм күрсәткән спортчыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз. Алга таба да уңышлар һәм күренекле нәтиҗәләргә ирешү юлында яңа казанышлар телибез.

Тэги: ОДМС
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International