Таяныч-хәрәкәт аппараты бозылган кешеләр арасында Дагестан мөфтияте призларына өстәл теннисы буенча халыкара турнир

2025 елның 13 октябре, дүшәмбе

Махачкаладан яхшы хәбәр. 9-13 октябрьдә Дагестан Республикасының Махачкала шәһәрендә таяныч-хәрәкәт аппараты бозылган кешеләр арасында Дагестан мөфтияте призларына өстәл теннисы буенча халыкара турнир узды (1-5 класс). Татарстан Республикасын безнең авылдашыбыз - Сабадан - Раил Галиәкбәров тәкъдим итте. Ярышлар ялгыз һәм парлы разрядта узды. Ир-атлар арасында парлы разрядта Рязань шәһәреннән партнеры Алексей Прохоров белән Раил пьедесталның өченче юлына күтәрелде. Спортчыны, ата-аналарны, тренер-укытучыны уңышлары белән котлыйбыз. Тренерлар составы "Саба-Арена" администрациясенә һәм, әлбәттә, район җитәкчелегенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерә. Хәерле юлга, Раил!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International