25 сентябрьдән 28 сентябрьгә кадәр Самара шәһәрендә "Самара өлкәсенең төбәкара өстәл теннисы буенча 14 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында, 16 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында ярышлары" узды . Әлеге ярышларда безнең спорт мәктәбенең өч спортчысы катнашты: Билалов Дамир, Латыйпов Ильсаф, Хәсәншин Радик. Илсаф Латыйпов 14 яшькә кадәрге егетләр арасында 2 нче урынны алып аерылып тора. Финал очрашуында Ильсафка җиңү өчен бераз гына җитмәде, ләкин ул бик лаеклы һәм искиткеч уен күрсәтте. Дамир һәм Радик зур тәҗрибә тупладылар. Без балаларга ярышларда да, тормышта да алга таба уңышлар телибез.