Татарстан Республикасының Бадминтон Өметләренең 3 туры узды

2025 елның 6 октябре, дүшәмбе

2025 елның 3 - 4 октябрендә Казанның Бадминтон үзәгендә Татарстан Республикасының Бадминтон Өметләренең 3 туры узды. Ярышларга Республикабызның төрле почмакларыннан 233 спортчы җыелды. 3 этап нәтиҗәләре буенча Саба районы бадминтончылары түбәндәге категорияләрдә призерлар булдылар:
 2013 - 2014гр:
3 урын - Сафина Элина (1 дивизион);
3 урын - Сабиров Илназ (2 дивизион);
3 урын - Идрисов Нияз - Сафина Элина;
3 урын - Сафина Элина - Фәйзуллина Ника (Яр Чаллы);
3 урын - Идрисов Нияз - Рәхимов Адель;
3 нче урын - Рәхимов Адель - Шәйхулова Элина (Әлмәт)
2015 һәм аннан да кечерәк:
3 урын - Сафин Зиннәтулла - Хузин Илдан.
   Барлык катнашучыларны, тренерларны, ата-аналарны балаларыбызның яхшы чыгышлары белән котлыйбыз һәм сәламәтлек, алга таба уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International