"Хәзерге дөньяда куркынычсызлык" дигән әңгәмә.

2025 елның 5 сентябре, җомга

5 нче сентябрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалының тынлы уен кораллары бүлеге укытучысы Фәтхуллин А.А. Шәмәрдән мәдәният йорты белгече Фәтхуллина С.М. белән берлектә Терроризмга каршы көрәш көненә багышланган "Хәзерге дөньяда куркынычсызлык" дигән әңгәмә үткәрделәр. Әлеге чараның максаты - укучыларда терроризмның асылын аңлау һәм хәзерге заман куркынычы шартларында саклану  кагыйдәләрен формалаштыру. Әңгәмә башында уяулык һәм үз иминлекләре өчен җаваплылык кирәклеге турында профилактик әңгәмәләр үткәрелде. Террористик актлар белән бәйле узган елларның фаҗигале вакыйгалары турында сөйләүгә аерым игътибар бирелде. Күрсәтмәлелек өчен укучыларга Бесландагы фаҗига турында "Беслан - прерванный урок" дигән эчтәлекле видеоматериал күрсәтелде. Фильмны карау балаларда тирән кичерешләр уятты һәм кеше гомеренең кыйммәте турында уйланырга мәҗбүр итте. Чара укучыларга терроризмга каршы торуның мөһимлеген һәм саклану чараларын үтәү кирәклеген аңларга мөмкинлек бирде. Бу әңгәмә үсеп килүче буында гражданлык позициясен формалаштыруга һәм башкаларның кайгысын уртаклашу хиссиятен үстерүгә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International