Олы Нырты авыл җирлегендә гражданнар җыелышы

2025 елның 1 сентябре, дүшәмбе

29нчы август көнне Олы Нырты авыл җирлеге гражданнары җыелышы булды.Җирлек башлыгы Сәфәргалиев Рафис Зөфәр улы чыгыш ясады. Ул халыкны җирлекнең узган биш еллык эшчәнлеге белән  таныштырды. Җыелыш азагында Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов үзенең йомгаклау сүзен әйтте. Ул халыкка җирлек хакына намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, киләчәк бәйрәмнәр белән котлады һәм ТР Рәисе сайлауларында һәм муниципаль сайлауларда актив катнашырга өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International