«Бергә булыйк куршеләр» - концерт

2025 елның 8 августы, җомга

8 август көнне Эзмә мәдәният йорты янында «Бергә булыйк куршеләр» исемле җәйге урам концерты булып узды. Эзмә мәдәният йорты һәм Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләренең концерт номерлары тамашачыларны сокландырды. Концерт бай эчтәлекле, матур һәм күңелле булды! Тамашачылар уеннарда рәхәтләнеп катнаштылар, ял иттеләр, җырладылар, көлештеләр, артистларны көчле алкышлар белән куандырдылар. Концерт ахырында авыл халкы артистларга уңай эмоцияләр өчен рәхмәт белдерде һәм яңа иҗади уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International