Бүген, 2025 елның 09 августында, Олыяз авылында махсус хәрби операция бурычларын үтәү барышында һәлак булган Шәйхуллин Ильнур Фәнис улы истәлегенә багышланган мини-футбол турниры узды.
Чарада туганнары, якыннары, дуслары, сыйныфташлары, яшь футболчылар, спортчы кунаклар, танылган артист һәм алып баручы Зөлфәт Зиннуров катнашты.
Турнирда төрле яшьтәге футбол командалары катнашты.
Турнир оешкан төстә узды, барлык командалар да җиңүгә омтылды. Яхшы уеннары белән барлык егетләр безнең каһарманга, Саба муниципаль районының Олуяз авылында туган И.Ф. Шәйхуллинга зур хөрмәт күрсәттеләр.