Республика көне алдыннан Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика медицина учреждениеләренә яңа автомобильләр һәм компьютерлар тапшырды.
100 ашыгыч ярдәм автомобиле һәм 40 җиңел автомобиль Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарындагы 39 хастаханәгә тапшырылачак.
Халыкка медицина ярдәме күрсәтүне оештыру өчен Lada Aura (В категориясе) җиңел автомобильләрен сатып алу Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов карары белән башкарылды.
Саба үзәк район хастаханәсе ашыгыч ярдәм автомобиле һәм Lada Aura җиңел автомобиле алды.
Шулай ук Саба үзәк район хастаханәсе дә яңа компьютерлар алды.
.jpg)