Скрапбукинг буенча чара

2025 елның 26 августы, сишәмбе

          Бүген 26.08.2025 Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылар белән скрапбукинг дәресе үткәрелде. Фотоальбомны бизәү буенча әзерлек эшләре алып барылды.

         Скрапбукинг-гаилә яки шәхси фотоальбомнар ясау һәм бизәүдән гыйбарәт кулдан эшләнгән сәнгать төре. Төп идея-киләчәк буыннар өчен нинди дә булса вакыйгалар турындагы фотосурәтләрне һәм башка истәлекле әйберләрне озак вакытка саклау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International