Яшьләр үзәге төзелеше: Байлар Сабасы бистәсендә эшләр дәвам итә.

2025 елның 19 августы, сишәмбе

Байлар Сабасы бистәсендә Яшьләр үзәге төзелеше актив рәвештә дәвам итә. Объектның гомуми мәйданы – 3500 м² тирәсе. Хәзерге вакытта металл каркаслы һәм тимер-бетон колонналары булган бинаның төп корпусы төзелеп бетерелде, сэндвич-панельләр белән капланды.

Хәзерге этапта түбәндәге эшләр башкарыла:

  • Территорияне төзекләндерү
  •  Эчке инженерлы коммуникацияләр урнаштыру
  • Эчке бүленеш стенналарын салу

Эшләр план буенча барып, тиздән район халкы яшьләр өчен заманча үзәкнең файдалануга әзер булуын күрер. Яңылыкларны көтеп торабыз!

Тэги: окс ОКС
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International