8 августта Саба 6нчы номерлы «Балачак» балалар бакчасында «Чәй карнавалы» исеме астында тематик бәйрәм узды. Тәрбиячеләр әлеге чараны дару үләннәреннән, җиләк-җимешләрдән ясалган файдалы чәйләргә багышладылар. Балалар дару үләннәренең һәм җиләк-җимешләрнең файдасы, алардан ясалган чәйләрнең нинди авырулардан дәва булуы турында зур кызыксыну белән тыңладылар, аларның төрләре белән таныштылар.
Балалар өчен бу бәйрәмнең иң мөһим мизгеле булып балаларның табигать кочагына чыгып шундый файдалы чәй эчү булгандыр, мөгаен.