"Яшьлек"яшьләр үзәге, 9 нчы август көнне Шәмәрдәндә физкультурачылар һәм тимерюлчылар көне уңаеннан спорт чарасы уздырды.
Фитнес -тренер Лилия Айрат кызы ,катнашучыларга яхшы кәеф бүләк итеп ,чараны энергиялы зарядка белән башлап җибәрде.
Аннары рәсми ачылыш тантанасы башланды,килгән кунаклар чыгыш ясады. Алар арасында район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы, "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Закиров Делюс Ридәил улы, Шәмәрдән "Үсеш" лицее директоры вазыйфасын башкаручы Валиуллин Делюс Миндел улы, Россия тимерюллары ачык акционерлык җәмгыяте вәкиле Степанов Сергей Александр улы да бар иде. "Безнең яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге исеменнән барыгызны да физкультурачылар һәм тимерюлчылар көне белән котлап китергә рөхсәт итегез. Без спорт белән актив шөгыльләнүчеләр, сәламәт яшәү рәвешен алып баручылалар һәм эстафетаны киләсе буыннарга бирүчеләр ", - дип котлады яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы.
Ярышлар башланыр алдыннан бүләкләу тантанасы узды .
Район муниципаль башлыгы рәхмәт хаты белән Шәмәрдәннән Имамиева Раяна Данияр кызы бүләкләнде.
Россия тимер юллары ААҖ компаниясе үткәргән спорт чараларында яшь буынны әзерләүдә актив позицияләре һәм хезмәттәшлеге өчен Казан тимер юл дистанциясе баш инженерының Рәхмәт хаты белән
Вайисов Улугбек Рузмет улы, массакүләм спортны үстерүдә актив катнашканы һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган өчен “Яшьлек” яшьләр үзәге хезмәткәрләре бүләкләнде.
Бәйрәмнең икенче этабында мавыктыргыч ярышлар булды:
- 700 метрга һәм 1000 метрга йөгерү
- Гер күтәрү һәм гаилә белән эстафета
- Турникта тартылу һәм гер күтәрү
- Канат тарту һәм сумо ярышы
Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре бу көнгә үзләренең матур концерт номерлары белән ямь өстәделәр.
Бәйрәмнән һәрбер кеше күңел күтәренкелеге ,яңа көч ,грамоталар һәм акчалата бүләкләр белән таралышты.