Ял кичәсе

2025 елның 7 августы, пәнҗешәмбе

Иштуган мәдәният йорты һәм китапханәсе белгечләре «Зур гаиләнең кечкенә шатлыклары» исемле ял кичәсе үткәрделәр. Чара башында гаилә ярышлары узды, шулай ук бу тыгыз даирәдә озак вакыт балалар көлүләре һәм ата-аналарның үз балалары турында сөйләгәннәре яңгырады. Катнашучылар гаилә традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен искә төшерделәр, «гаилә кыйммәтләре»викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Чара азагында кадерле кунакларыбыз белән истәлеккә фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International