Бүген Лесхоз интернат-йортында Лесхоз авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә «Бал спасы»үткәрелде. Интернат-йортның умартачысы Талипов Азат үзенең белемнәре белән уртаклашты, саф һавада социаль хезмәтләр алучылар белән чәй эчтеләр, яңа бал белән сыйладылар.