"Татарстанда җәй" проекты кысаларында мастер-класс

2025 елның 3 августы, якшәмбе

3 август көнне  Оет авыл клубы мөдире  "Татарстанда җәй" проекты кысаларында «Традицион булмаган рәсем техникасы» темасына мастер - класс үткәрде. Традицион булмаган техника белән рәсем ясау-ул теләсә кайсы яшьтәге балаларны гаҗәпләндерә һәм сокландыра торган мавыктыргыч эшчәнлек. Болар-бармак белән рәсем ясау, кул белән рәсем ясау, мамык таякчыклар белән рәсем ясау һ. б. Мастер-класста катнашучыларның барысына да традицион булмаган ысул белән рәсем ясау ошады, алар бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International