27 июль Донбасста сугышта хәлак булган балаларны,искә алу көне.Бу кайгылы дата, фаҗигале вакыйгаларны хәтерләтә һәм күп гаиләләрнең йөрәкләрендә төзәлмәс яралар калдырган. Бу көн кораллы низаг аркасында гомерләре өзелгән гаепсез балалар истәлегенә багышлана. 26 июль көнне Иске Икшермә мәдәният йортында " Донбасс фәрештәләрен " искә алу сәгате үткәрелде. Мәдәният йорты мөдире балаларга 2014 елгы фаҗигале вакыйгалар, Донбасстагы фәрештәләр аллеясы турында сөйләде. Аннары балалар белән бергә ак күгәрченнәрне обелиск территориясендә үскән наратларга беркеттеләр, һәлак булган Донбасс балаларын бер минут тынлык белән искә алдылар.