Бүген 25 июльдә “Юлбат” җәмгыятенең Килдебәк бригадасында бөртекле культураларны урып-җыюга керештеләр. Урып-җыюда өч Полесье комбайны эшләячәк, алар белән тәҗрибәле механизаторлар - Илнар Нуриәхмәтов, Илнар Ибатуллин һәм Ранис Җамалиев идарә итәчәк. Эш башланыр алдыннан хуҗалык җитәкчесе механизаторларга куркынычсызлык техникасы турында искәртте һәм эшләрендә уңышлар теләде. Комбайнчылар беренче булып көзге арпа игелә торган 40 га мәйдандагы басуны җыеп алачаклар.
Хуҗалык механизаторларына уңай һава торышы һәм эшләрендә уңышлар телибез.