Уңай һава шартлары күпьеллык үләннәр үсүгә ярдәм итә. Бу көннәрдә “Юлбат” җәмгыятенең Килдебәк бригадасында бар куәткә күпьеллык үләннәрнең икенче чабымыннан азык әзерлиләр. Хуҗалык хезмәтчәннәре сенаж салалар. Уңдырышлы ел булуга карамастан, терлек азыгын сыйфатлы һәм кыска вакыт эчендә әзерләргә кирәк, бу сыйфатлы терлекчелек продукциясе җитештерергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук хуҗалыкта чиста пар җирләрен эшкәртү дә бара. Ә комбайнчылар көзге культураларны җыюга керешергә әзерләнәләр.
Хуҗалык хезмәтчәннәренә уңай һава торышы һәм эшләрендә уңышлар телибез.