23 нче июль көнне Шәмәрдән зонасында  Саба муниципаль районы чемпионатының хатын - кызлар арасында пляж волейболы буенча уеннар тәмамланды. 

2025 елның 24 июле, пәнҗешәмбе

23 нче июль көнне Шәмәрдән зонасында  Саба муниципаль районы чемпионатының хатын - кызлар арасында пляж волейболы буенча уеннар тәмамланды.  Җиңүчеләрне Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Кави улы Валиев, "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Закиров Делюс Ридаил улы тәбрикләп, грамота һәм акчалата бүләкләр тапшырдылар. Шулай ук уеннарда актив катнашкан өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Уен нәтиҗәләре буенча түбәндәге командалар призлы урыннарга чыкты: 1 нче урында "Молодежка", 2 нче урында "Компот", 3 нче урында «Шәмәрдән» командасы. 

Командаларга район этабында үтәчәк уеннарда уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International