23 июль көнне Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары Лесхоз мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе оештырган «Без террорга каршы бергәләп» дигән темага мәгълүмати сәгатьтә катнаштылар. Терактлар янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү, шундый катлаулы ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләнелде.