«Шахмат даһие»

2025 елның 19 июле, шимбә

19 июль көнне Эзмә мәдәният йортында яшүсмерләр белән Халыкара шахмат көненә багышланган «Шахмат даһие» исемле спорт ярышы узды. Шахмат - ул бик кызыклы уен, ул бер үк вакытта спорт та, мавыгу да һәм акыл сәләтләренең бик яхшы үсеше дә булып тора. Башта балалар шахмат турнирын уздыру тарихы һәм уен кагыйдәләре белән таныштылар. Бу уен логик фикерләүне үстерүгә ярдәм итә, балаларны үз эшчәнлекләренең нәтиҗәләрен истә калдырырга һәм алдан күрергә өйрәтә. Шахмат уйнаганда бар яклап яхшылап уйларга да кирәк, шахмат уйнау фигураларны күчерү генә түгел ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International