2025 елның 5-7 августында "ОНИКС" белем бирү үзәгенд заманча инициатив педагогларының Бөтенроссия форумы узачак.
Әлеге чара 4 трек буенча оештырыла:
• башлангыч сыйныф укытучылары (шулай ук логопедлар, нейропедагоглар, психологлар);
• гуманитар фәннәр укытучылары;
• табигый фәннәр һәм төгәл фәннәр укытучылары;
• идарәчеләр (директорлар, мөдирләр, урынбасарлар, методистлар).
Өч көн дәвамында Россия педагоглары актив аралашып, лидерларның эшчәнлеге, укытуның яңа алымнары белән танышачаклар.
Бөтенроссия масштабындагы текә спикерлар, яңа активлыклар, энергия, супер хис-кичерешләр сезне көтә!