Гражданнарны укыту турында

2025 елның 19 июле, шимбә

«Кадрлар» милли проекты кысаларында «гражданнарның аерым категорияләренә һөнәри белем бирүне һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру чараларын гамәлгә ашыру турындагы нигезләмәне раслау хакында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2025 елның 7 мартындагы 291 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасында 2025 елда федераль бюджет акчалары исәбеннән аерым категория гражданнарны укыту оештырылды.

Укуда катнашу өчен гражданнар мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә «Россиядә эш» дигән бердәм цифрлы платформадан файдаланып, укулар узу турында гариза бирәләр. https://trudvsem.ru/). Гариза биргәндә граждан белем бирү программасын һәм белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешманы сайлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International