Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте ашханә хезмәткәрләре коллективы – тотрыклы ,дус һәм тәҗрибәле.Ашханә ачылу көненнән үк пешекчеләр – тукланырга кергән һәркемне ачык йөз , кайнар ризыклар белән каршы алалар.
Пешекчеләребез искиткеч тәмле ризыклар әзерләп- механизаторларга, машина йөртүчеләргә, терлекчеләргә, шушы җәмгыятьтә хезмәт куючыларга хезмәт күрсәтәләр.
Биредә көн саен көндезге һәм кичке ашлар белән әзерләнә. Чәчү һәм урып-җыю, терлек азыгы хәзерләү вакытында кырчыларга туп-туры эш урынына алып киләләр .Көн дәвамында йөзгә якын эшче туклана.