Җәйге чорда судакуркынычсызлык кагыйдәләрен белү бик мөхим ! Бигрәк тә бу кагыйдәләрне кечкенә
яшьтән аңлата башлау әти –әниләрнең, олылыларның бер җаваплылыгы булып тора.Шушы көннәрдә директорыбыз, тренерыбыз Гөлназ Ильдус кызы “Суда куркынычсызлык
чаралары” дигән тема астында Саба 5 нче номерлы “Бәләкәч” балалар бакчасындатәрбияләнүчеләргә күрсәтмә чыгыш ясады. Алдан балаларга үзләренең яраткан “Смешарики” мультфильмыннан өзек карап киттеләр. Аннан тренерыбыз балаларнысуда кирәкле булган әсбаплар белән таныштырды. Күпләр инде бөят, коткару жилеты, коткару җиңсәлеге белән таныш һәм кулланулары турында эйттеләр.Әменә колобашка һәм суда йозә торган тактаны әле кайберәүләр беренче тапкыр
күрде. Балалар бу кагыйдәләрне исләрендә калырганнар дип ышанып каласыкилә. Һәм тагын бер кат искәртеп китәбез!
Гади кагыйдәләрне исегездә тотыгыз:
– олылар рөхсәтеннән башка суга кермәскә;
– су коенганда өлкәннәр яныгызда булырга тиеш;
– суга кызган (тирләгән) килеш керергә ярамый;
– суга егылып төшәрлек урыннарда уйнарга ярамый;
– әгәр йөзә белмәсәң яки начар йөзсәң, тирән урыннарга кермәскә;
– таныш түгел урыннарда чуммаска;
– билгеләп куелган тамгаларны узып читкә чыкмаска;
– моторлы көймәләргә, гидроциклларга һәм башка судноларга якын бармаска;
– суда тотып алулы уеннарны уйнамаска;
– өреп кабартылган матрасларда һәм камераларда (әгәр начар йөзсәң) йөзәргә ярамый;
– бүрәнәдә, тактада, үзлегеннән ясалган салларда йөзмәскә.