"Яшьлек” яшьләр үзәге, ачык һавада, "Ждун" фильмын күрсәтте.
14 июль көнне "Яшьлек" яшьләр үзәге белгечләре Шәмәрдән авыл халкына, балаларга һәм яшьүсмерләргә "Ждун" дип исемләнгән фильм күрсәттеләр.
Фильм карарга килүчеләр, телефоннарыннан ял итеп,саф һавада рәхәтләнеп фильм карады,татлы попкорн белән сыйланды. Яшьләр өчен кызыклы фильмнар алдагы көннәрдә дә күрсәтелер дип көтелә.