Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2025 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

Ел саен 8 июльдә бөтенроссия бәйрәме - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Гаилә - ул һәр кешенең тормышында булган иң кыйммәтлесе, иң мөһиме. Гаилә - ул якын һәм туган кешеләр, без кемнәрне яратабыз, кемнәрдән үрнәк алабыз, кемнәр турында кайгыртабыз, кемгә игелек һәм бәхет телибез. Бу көнне Миңгәр авыл китапханәчесе "Минем гаиләм - минем байлыгым" дигән әңгәмә үткәрде. Чара барышында китапханәче гаилә һәм гаилә кыйммәтләре, бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Укучылар гаилә мөнәсәбәтләре, буыннар үзара бәйләнеше, туганлык хисләре һәм мәхәббәт турында сөйләүче классик һәм заманча язучыларның матур әдәбияты әсәрләре белән таныштылар. Чара азагында барысы да "Гаилә - ул Без" темасына рәсемнәр ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International