Без барыбыз да балачактан ук әкиятләр яратабыз. Әкиятләр безне тормыш итәргә өйрәтә, яхшылык һәм яманлык турында сөйли. Әкият дөньяны танып белергә ярдәм итә. 8 июль көнне Юлбат авыл китапханәсе саф һавада “Әбием әкиятләре” дип исемләнгән кычкырып уку үткәрде. Катнашучылар чылбыр буенча әкиятләрне кычкырып укыдылар, әкиятләр турындагы табышмакларны чишәргә кирәк булган викторинада катнаштылар.