3 июль көнне Юлбат авыл китапханәсе «Чәй эчә-эчә кипап укыйбыз» дигән чара үткәрде. Китапларга күзәтү библио-кафе формасында узды. Китапханәче китап укучыларны китапханәгә кайткан яңа китаплар, балалар язучылары һәм шагыйрьләренең иҗаты белән таныштырды, аларның әсәрләреннән өзекләр укыды. Балалар өчен мавыктыргыч викторина әзерләнгән иде, алар аның сорауларына рәхәтләнеп җавап бирделәр. Чара тәмамлангач, балалар үзләренең яраткан уеннарын уйнадылар.