2 июль көнне Юлбат авыл китапханәсе юл йөрү кагыйдәләре турында кызыклы танып белү сәгате үткәрде. Әлеге чараның максаты: балаларда җәяүле һәм пассажир буларак юл йөрү кагыйдәләре турында белем формалаштыру. Балаларга юл билгеләре һәм юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре искә төшерелде. Шулай ук викторина сорауларына җавап бирделәр.