Электрон тәмәке тарту зарарлы түгел һәм бу «җиләк пары»гына дип саныйсыңмы? Тәмәке анда янмый, ә электрон рәвештә җылына, ләкин ни өчендер кан тамырлары белән проблемалар башлана. Электрон сигаретлар, вейплар һәм тәмәке тарту өчен башка җайланмалар соңгы вакытта бик зур популярлык яулады, бигрәк тә яшьләр арасында. Бу яхшы маркетинг стратегияләре һәм «парение»модасы нәтиҗәсе.