Минибаева Нурҗиһан Гаптелхак кызы 1930 елның 21 июнендә Саба районының Өч Нарат авылында туа.
Икшермә мәктәбендә башлангыч белем ала, укуын дәвам итә алмый – сугыш башлана.
Сугыш елларында авылдашлары, үз чор балалары белән “Икшермә” колхозы басуларында эшли, урманда утын кисә.
Авыр сугыш еллары тәмамлангач Минибаев Миннахмат Минибай улы белән гаилә корып җибәләр. Бергә тормыш итү дәверендә 4 бала (2 малай, 2 кыз) тәрбияләп үстерәләр.
Нурҗиһан апа гомере буе колхозда төрле эш кешесе булып эшли.
Сугыш ветеранының тол хатыны буларак “Бөек Ватан сугышында җиңү” хөрмәтенә бирелгән юбилей медальләре тапшырыла.
Нурҗиһан Гаптелхак кызы Өч Нарат авылында кызы Мансура тәрбиясендә гомер итә. Яшәү дәверендә бала югалту ачысында татырга туры килә аңа. Калган балалары, оныклары, оныкчыклары хәлен белергә һәрдаим кайтып торалар.
Әйтеп китәргә кирәк, Нурҗиһан апаның бер оныгы – Минибаев Илназ махсус хәрби операциядә хезмәт куйган.