«Авыл яши» проекты кысаларында, 18 июнь көнне Шәмәрдән авыл китапханәсе «Дуслык» клуб берләшмәсе хатын-кызлары өчен «Бер очрашу үзе бер гомер» дигән очрашу кичәсе үткәрде. Очрашуга Садыкова Винера Рибус кызы чакырылган иде. Ул 39 ел Шәмәрдәннең беренче номерлы “Әкият” балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшли. Хәзергесе вакытта ул лаеклы ялда. Эшләгән эшенең нәтиҗәсе буларак аңа “Атказанган мәдәният хеәзмәткәре” дигән исем бирәләр. Чара барышында ул үзе белән булган кызык хәлләрне искә алды, бер кемгә дә күңелсезләнеп утырырга ара калдырмады. Җырлатты, чарага килгәннәрне төрле образларга кертеп уйнатты. Кыскасы үз эшенең остасы булган Винера Рибус кызы беркемне дә читтә калдырмады. Аңа безнең чарабызга килеп күңелләрне күтәреп киткәне өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.