Сабын куыгы көне.

2025 елның 19 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Олыяз "Чәчкә" балалар бакчасында мавыктыргыч Сабын куыклары көне узды!

Сабын куыклары очыру- иң күңелле уеннарның берсе.

Балалар аның килеп чыгу тарихы белән таныштылар  һәм тәрбияче белән бергәләп  сабын куыгы сыеклыгы  әзерләделәр. Коктейль таякчыкларын  кулланып, иң зур куык конкурсы оештырылды.

Уен мәйданчыгында төрле хәрәкәтле уеннар уздырылды: "Кем тота", "Куык кабар ", Могҗиза куык" һәм башкалар.

Балалар сабын куыкларын кабартып һәм шуларны куып тотып шартлатканда мәйданчык балаларның шат авазларыннан яңгырап торды. Барысы да бик канәгать калдылар, чөнки сабын куыклары  алар өчен чын могҗиза!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International