Югары Симет авыл җирлегендә Сабантуй

2025 елның 10 июне, сишәмбе

Сабантуй - татар халкының төп милли бәйрәме, ул матур гореф-гадәтләрне, җырларны, биюләрне, уеннарны һәм спорт ярышларын берләштерә. 8 июнь көнне Югары Симет авыл җирлегендә «Сабантуй-2025» милли бәйрәме булып узды. Бәйрәм Югары Симет мәдәният йорты ,китапханә һәм Түбән Симет авыл клубы хезмәткәрләре әзерләгән прологтан башланды. Бәйрәм авыл хәзрәте Муллагалиев Илнурның Коръән аятьләрен укуы белән дәвам итте, котлау сүзләре белән авыл җирлеге башлыгы Әхмәдуллин И.Р. чыгыш ясады, район вәкиле –  Рамазанов Э.Д. һәм "Симет" ҖЧҖ җитәкчесе  Мөхәммәтов И.Ш. халыкны бәйрәм белән котладылар. Тантаналы өлештә язгы кыр эшләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкәннәргә бүләкләр, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырылды. Бәйрәм программасын татар эстрадасы җырчысы Лилия Муллагалиева җырлары белән тулыландырды. Спорт мәйданчыклары үз тирәсенә зур аудитория җыйды. Ә иң мавыктыргыч чара, әлбәттә, мәйдан үзәгендә күпләрне берләштергән милли көрәш ярышы. Каты көрәшләрдән соң Сабантуйның баш батыры Инзил Мөбәрәкшин, яшь егетләр арасында Инсаф Әхмәдуллин булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International