"Яшь мастер" төбәкара чемпионатында җиңүчеләр

2025 елның 2 апреле, чәршәмбе

Шәкертләребез Габдулманов Радель һәм Галиуллин Рөстәм, Ганиева Гөлия Хәлил кызы остазлыгы астында, "Яшь мастер" төбәкара чемпионатында "Урман эше" компетенциясендә катнашып 2 нче урынга лаек булдылар. А, В, С модульләре кысаларында балалар урман торгызу буенча инженер-технолог һөнәре турында сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр, нарат үсентесен махсус әзерләнгән грунтка утырттылар һәм үз эшләрен тәкъдим иттеләр. Балалар үзара киңәшләшеп, бер-берсенә ярдәм итеп эшләделәр. Урман торгызу буенча яшь инженер - технологларыбыз белән горурланабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International