2025 нче елның 16 нчы март көнендә “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә спортинг - компакт буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбеннән, Казан, Алабуга, Волжск шәһәрләреннән, Удмуртия, Мари Иле һәм Чувашия республикаларыннан килгән спортчылар көч сынашты.
Ярыш барлыгы 3 категориядә үтте:
“А” категориясе – “КМС” һәм аннан югарырак категорияләре булган спортчылар;
“В” категориясе – разрядлы спортчылар;
“С” категориясе – разрядлары булмаган спортчылар;
Спортинг - компакт ату буенча “Татарстан Республикасы” кубогының 1 нче этабы җиңүчеләре һәм призлы урыннарга лаек булучылар:
“А” категориясендә:
1 урын – Басиров Алмаз (Казан шәһәре)
2 урын – Емешев Дмитрий (Казан шәһәре)
3 урын – Веретенников Александр (Казан шәһәре)
“В” категориясендә:
1 урын – Иванов Игорь (Казан шәһәре)
2 урын – Гарипова Алия (“Сабантуй” спорт мәктәбе)
3 урын – Рябов Максим (Ижевск шәһәре)
“С” категориясендә:
1 урын – Щукин Евгений (Ижевск шәһәре)
2 урын – Маметов Булат (“Сабантуй” спорт мәктәбе)
3 урын – Сергеев Сергей (Казан шәһәре)
Җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар грамота, медаль һәм кубоклар белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләрне уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз.